Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Әниләр көне алдыннан мәгърифәтче татар хатын-кызларына багышланган кичә узды
Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Әниләр көне якынлашу уңаеннан «Милләт аналары: тарих һәм әдәбият» исемле әдәби-тарихи кичә узды. Чара татар халкының күренекле мәгърифәтче хатын-кызларының тормыш юлын һәм иҗади мирасын яктыртуга багышланды.
«Очрашуның төп максаты – татар мәгърифәтче хатын-кызларының бай мирасын барлау, яшь буында милли үзаң, ана теленә мәхәббәт, әниләргә карата хөрмәт һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү булды. Моннан тыш, кичә җәмгыятьтә ана статусын күтәрүне, гаилә институтын һәм милли традицияләрне ныгытуны, әдәбият һәм сәнгать аша рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауны күздә тотты», - диде «Татар-информ»га Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.

Аның сүзләренчә, кичәдә мәртәбәле кунаклар – галимәләр һәм китапханә хезмәткәрләре катнашкан.
«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина укучыларны революциягә кадәрге милли мәгариф тарихы белән таныштырды. Ул кызлар өчен ачылган татар гимназияләре һәм аларда белем биргән фидакяр мөгаллимәләр турында эчтәлекле чыгыш ясады. Ә китапханәче Эльмира Хуҗиева татар кызлары өчен беренче гимназияне оештырган Фатиха Аитованың тормыш юлы һәм аның милләт үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше турында сөйләде», - диде ул.
Чара барышында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы җәдитчелек хәрәкәте, мөселман дөньясында беренче хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйның Иж-Бубый мәдрәсәсендәге эшчәнлеге, шулай ук беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның сәхнә юлы турында да мәгълүмат бирелгән. Укучылар XX гасыр башында нәшер ителгән «Сөембикә» журналы һәм Маһруй Мозаффария, Гайшә Камалова, Шәһидә Максудова, Гөлсем Болгарская кебек мәгърифәтче хатын-кызларның иҗаты белән танышканнар.
«Чараның сәнгать өлешен Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия укучылары бизәде. Алар моңлы татар халык җырларын башкардылар, балалар шагыйрәләре Йолдыз Шәрапова һәм Рәхимә Арсланованың әниләргә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, кичә кунакларына җылы хисләр бүләк иттеләр.Тарих белән бүгенге көнне бәйләгән әлеге очрашу яшь буын күңелендә милли горурлык хисләре уятты һәм Әниләр көне алдыннан күркәм бүләк булды», - диде Нуридә Насыйбуллина.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз