news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Андрей Титов күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә фото авторының 80гә якын эше тәкъдим ителәчәк

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында Казанда яшәп иҗат итүче фоторәссам Андрей Титовның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Андрей Титов 1962 елда Казанда туа. 1982 елда – Казан төзелеш техникумын, 1991 елда Казан сәнгать училищесын укып тәмамлый. Аның фотолары Париж, Мәскәү Калининград шәһәрләрендә оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим ителә. 2005, 2006 елларда Андрей Титов “Чор портреты” төбәк фото бәйгесе Гран-прие лауреаты була.
Иртәгә ачылачак экспозициядә фото авторының 80гә якын эше тәкъдим ителәчәк. Алар арасында шәһәр күренешләре, репортажлар һәм жанрлы фотосурәтләр аерым урынны били. Күргәзмә кичке сәгать 17дә ачыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100