news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җанатарлар фестивалендә волонтерлар флешмобы узды

Волонтерлар Дөнья чемпионатының рәсми җыры көенә биеде.

Казанда Җанатарлар фестивалендә волонтерлар флешмобы узды
Рамиль Гали

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Казанда FIFA Җанатарлары фестивалендә футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашучы волонтерлар флешмобы узды.

Шәһәр волонтерлары һәм Чемпионатның оештыру комитеты ирекле катнашучылары Ники Джем, Уилл Смит һәм Эра Истрефиның "Live It Up" мундиаль рәсми җырына биеде. Чарада йөздән артык кеше катнашты.

Флешмобка Җанатарлар фестиваленә килүчеләр, Швеция һәм Швейцария җыелмалары матчы тамашачылары һәм  җанатарлары кушылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot