news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың җырларын башкардылар

Җырчының репертуарыннан "Күбәләк", "Ашхабад", "Эх, тала, тала" җырлары яңгырады.

Казанда җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың җырларын башкардылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Футбол чемпионаты кысаларында Казанда җанатарлар фестивалендә күренекле җырчылар һәм төркемнәрнең иҗади чыгышлары дәвам итә. Кичә кичке сәгать җидедә чемпионат чаралары программасы буенча татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың иҗатына багышланган концерт узды.

Татар эстрадасы җырчылары тамашачыга Әлфия Авзалова репертуарыннан "Күбәләк", "Ашхабад", "Эх, тала, тала" җырларын яңа форматта бүләк итте.

Чыгыш ясаучы җырчылар арасында Илнар Миранов, Зәринә Вилданова, Венера Ганиева һәм Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова булды.

Барлык җырларга аранжировканы Казан музыканты һәм продюсеры Валерий Коротков ясаган.

Музыка уен коралларыннан гитарада - Дмитрий Крапивин, саксофонда - Абдрәшит Алмадинов, гармунда - Булат Хисмәтов уйнады, барабан партиясен Роман Алексеев башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot