news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җанатарлар фестивалендә куркынычсызлык режимына карата сораулар юк – Л.Фазлыева

Вице-премьер җанатарлар зонасының көннән-көн популяррак була баруын билгеләп узды.

Казанда җанатарлар фестивалендә куркынычсызлык режимына карата сораулар юк – Л.Фазлыева
Михаил Захаров

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы җанатарлар фестивалендә куркынычсызлык режимына карата кисәтү-искәрмәләр юк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT паркта әйтте.

Аның әйтүенчә, Казанда чемпионат оештырылуга карата уңай тәэсирләр, бәяләмәләрне социаль челтәрләргә урнаштырылып бара торган фотографияләрдән үк күреп була. Казанга килгән кунакларның үз авызыннан да канәгатьлек сүзләре ишетелә, ди ул. Ләйлә Фазлыева бигрәк тә Колумбия җанатарлары музыкасы күңеленә хуш килүен әйтте. “Бу эмоцияләр, әлбәттә, безгә яңа аралашу культурасын бирә. Һәр ил футболчылары өчен үзенчә җан ата, без шуны да күзәтәбез. Кешеләр шушы позитив мисаллар белән рухлана. Безнең кешеләр инглизчә яки башка телдә сораганнарга җавап биреп ярдәм итә алган. Билгеле, бу кешеләрне рухландыра, позитив эмоцияләр уята”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Ул фан-фест мәйданчыгында – җанатарлар фестивалендә үзенең көн саен диярлек булуын әйтте. “Бу мәйданчык көннән-көн популярлык казана дип әйтә алам. Казанда яшәүчеләр дә, башкала кунаклары, туристлар да бу территориягә киләләр. Мәйданчык барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерә. Бәдрәф тә, туклану зонасы да, мәдәни программа да бар. Ул баштан ук милли үзенчәлекләрне исәпкә алып төзелгән иде. Безнең республиканың нинди сулыш белән яшәвен, мондагы иҗади коллективларны, сәнгать һәм мәдәниятнең төрле юнәлешләрен күрсәтәсе килгән иде. Яшьләр аудиториясе өчен дә композцияләр бар. Мәйданчык бик популяр. Саннар шуны дәлилли. Беренче көнне фестивальне ачу тантанасында якынча 25 мең кеше иде. Бер көнне көн дәвамында 56 мең кеше килгәне теркәлгән. Кичә 41 мең 699 кеше килгән. Бу бик күп кеше, шуңа күрә куркынычсызлык чаралары да көчле. Карап кертү зонасында да, ашау зонасында да җентекләп карап кертәләр. Бу шулай булырга тиеш тә. Тулаем алганда, куркынычсызлык режимы буенча сораулар, кисәтү-искәрмәләр юк. Сервис хезмәтләрендә дә шулай. Һәркайда ашыгыч ярдәм хезмәте эшли, Роспотребнадзор белгечләре кизү тора. Билгеле, һәркайда куркынычсызлык хезмәте белгечләре эшли. Без барыбыз да бер зур команда булып эшлибез. Без бер-бер хәл була калса, вакытында дөрес чарасын күрергә әзер», - дип билгеләп узды Ләйлә Фазлыева.

Вице-премьер җанатарлар фестиваленә килүчеләргә урамда эссе һава торышы саклануын да истә тотарга киңәш итте. Моңа бәйле рәвештә, аеруча нәни балалар белән килүчеләрнең сак һәм игътибарлы булуларын сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100