news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җанатарлар фестиваленә кадәр автобуслар тагын 2 көн төнгә кадәр йөриячәк

Җәмәгать транспорты казанлыларга һәм шәһәр кунакларына 00.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Казанда җанатарлар фестиваленә кадәр автобуслар тагын 2 көн төнгә кадәр йөриячәк. 14 һәм 15 июльдә “Энергетика университеты” һәм “Яшьләр үзәге” тукталышлары аша йөри торган җәмәгать транспорты казанлыларга һәм шәһәр кунакларына 00.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

14 июльдә Санкт-Петербургта Англия җыелмасы өченче урын өчен матчта Бельгия командасы белән очраша. 15 июльдә исә Мәскәүнең Лужники стадионында Франция - Хорватия матчында 2018 елгы дөнья чемпионы ачыкланачак.

  • Казан кешеләрнең матчларга йөреше буенча биш лидер шәһәр арасына керде. “Казан Арена” стадионында 16 июльдән 6 июльгә кадәрге арада матчларга 254 мең 451 тамашачы килгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100