news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ана кеше яшь баласын киенмәгән килеш урамда калдырып, аракы алырга киткән

Кичә кичке сәгать 11 тирәсендә «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә Белинский урамындагы ишегалларының берсендә бала табылуы турында хәбәр ителгән.

«Татар-информу» агентлыгына Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бала яланбаш һәм аяк киемсез күчереп йөртә торган җайланмада булган. Урынга патруль-пост хезмәтендә эшләүчеләр, шулай ук ашыгыч ярдәм медиклары килгән. Баланы 18нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Агентлыкка билгеле булганча, ана кеше баланы эскәмиядә калдырып, күрше йорттагы ларекка аракы алырга барган. Ачыкланганча, ана кешенең алты айлык көмәне бар.

Полициядә хәбәр итүләренчә, хатын-кызны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциянең профилактика хисабына куйганнар. Аңа карата «балигъ булмаган баланы карау һәм тәрбияләү вазифаларын үтәмәү» маддәсе буенча административ материал төзелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100