news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды

Тантаналы чара М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Бәхетле балачак” фестивале гала-концерты вакытында булды.

Казанда ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды
Рамиль Гали

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда кичә ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды. Юбилей сертификатына Александр һәм Лилия Әхмәтшиннар гаиләсе ия булды. Алар тантаналы чарага ике уллары – 3 яшьлек Матвей һәм 1,5 яшьлек Владислав белән килгәннәр иде.

Тантаналы чара М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Балаларны яклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” фестивале гала-концерты вакытында булды.

Әхмәтшиннар гаиләсенә сертификатны Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Ныклы гаилә” партия проектының төбәк координаторы Татьяна Ларионова тапшырды.

Аннары концерт татар һәм рус халык биюләре, шулай ук хореографик номерлар белән дәвам итте.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә билгеләп үтүләренчә, бүгенгә статистика буенча ана капиталын торак шартларын яхшыртуга сарыф итү юнәлеше популяр булып кала, андый гаиләләр 90 процент тәшкил итә. Ана капиталына дәүләт сертификатлары 2021 елның 31 декабренә кадәр туган балаларга бирелә, аны куллану вакыты чикләнмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100