news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Казанда Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

1 мартта 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Горький һәм Шаляпин музеенда – татар прозаигы һәм публицисты, Татарстан Республикасы халык язучысы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе эшли башлый.

«Күргәзмәдә Алексей Горький һәм Фёдор Шаляпин музее, Татарстан Милли музее фондларыннан әйберләр: хатлар, көндәлекләр, кулъязмалар, язучыларның автографлары белән китаплар бар. Аларны Горький һәм Шаляпин музеена 2009 елда, язучының 100 еллыгында, Әмирхан Еникинең кызы Резеда Әмирхановна тапшыра», - дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

Милли музей фондларыннан язучы үзе тапшырган әйберләр дә булачак: фронт блокноты, язучыларның фотосурәтләре, авторлык редакторлык төзәтмәләре белән әсәрләрнең кулъязма нөсхәләре, рәссам Виктор Куделькин эше портреты, диелә хәбәрдә.

«Әмирхан Еникинең шәхси коллекциясендәге әйберләр зур тарихи һәм рухи кыйммәткә ия, язучының кызыксынуларын һәм шәхси сыйфатларын чагылдыра, ул яшәгән һәм иҗат иткән чор турында күзаллау бирә», – ди күргәзмә кураторы, өлкән фәнни хезмәткәр Алсу Хәйруллина.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин фикеренчә, татар әдәби телен белергә, өйрәнергә теләгән кеше Әмирхан Ениикинең әсәрләрен укырга тиеш. «Аның әсәрләрендә татар теле камиллеккә җиткерелгән», - диде ул.

Татарстан Республикасы Милли музее тәкъдим иткән белешмә:

  • Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники) – 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль буенча 2 март) Уфа губернасының Түбән Каргалы авылында туган. Еникеевлар гаиләсе, борынгы татар морзалары нәселенә караган булса да, крестьян булган. 1925 елда Әмирхан Еники Казанга укырга килә, соңыннан Казанның һәм Бакуның төрле учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә эшли.
  • Әмирхан Еникинең беренче хикәяләре 1926 елда басыла. Өч елдан соң, 1929 елда аның беренче повесте «Дус кеше» аерым басылып чыга. Башка күп кенә татар язучылары кебек үк, 1941 елның июлендә ул фронтка китә, сугышны кичә. Демобилизациядән соң Татар радиокомитетында, аннары «Колхоз бригадасы» журналы редакциясендә эшли.
  • 1950 елдан Әмирхан Еники тормышын әдәби-иҗади эшчәнлеккә багышлый. Язучыга киң танылуны «Вөҗдан газабы», «Соңгы китап», «Рәшә», «Саз чәчәге» повестьлары китерә.
  • Күргәзмәне музей билетлары һәм Пушкин картасы белән карарга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100