news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җәмигъ мәчете проектына конкурс өч ай дәвам итәчәк

Өч призлы урын каралган.

Казанда Җәмигъ мәчетенең архитектур проект эскизларына конкурс өч ай дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте. 

Конкурска 1 апрельдә старт бирелде. 

«15 көн эчендә катнашу теләге турында гаризалар кабул итәбез. 8 июльдә Корбан бәйрәме алдыннан нәтиҗәләрен чыгарачакбыз. Беренче этапта иҗади коллективлар сайлап алына, аннары 2,5 ай эчендә эскиз проектлар эшләнә. Икенче этапта сайлап алынган алты коллектив арасыннан жюри җиңүчене билгеләячәк», - диде Шамил Гафаров.

Конкурсның жюри составына танылган архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мөселман дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары керәчәк.

Өч призлы урын каралган. Финалистка 2,5 млн сум, икенче урынга 1 млн сум бирелә, өченче финалист 500 мең сум алачак. 

Бәйгедә Россия һәм Татарстан гына түгел, төрле илләрдән архитекторлар катнаша ала. Бу халыкара конкурс.

«Без бу проектка озак юл үттек. Илгә санкция басымы булганда, кирәк вакытта мәчет төзелешенә керешәбез, рухилык берләштерә. Бу сорау белән күп кенә конфессияләр мөрәҗәгать итте. Шулар нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәчет төзү турында карар кабул итте», - диде Шамил Гафаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100