news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җәмигъ мәчетенең кайчан төзелеп бетәчәге төгәл билгеле түгел

Мәчеткә нигез ташы 20 майда салына, көзен төзелеш эшләре башланачак.

Бүген Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурс игълан ителде. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтүенчә, мәчетнең кайчан кулланышка тапшырылуы билгесез.

“Җәмигъ мәчете кайчан ачылуны төгәл әйтү кыен. Бу иганә ярдәменә дә, башка факторларга да бәйле. Кыска вакыт эчендә мәчетне төзеп бетерүгә бөтен көч куелачак. Ул Казан гына түгел, бөтен Татарстан территориясендә фундаменталь объектларның берсе булачак”, - диде ул “Татар-информ” агентлыгында брифингта.

Җәмигъ мәчетен төзү Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча федераль чаралар планына кертелгән. “Моны ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә мөһим вакыйгаларның берсе дип саныйм”, - диде Шамил Гафаров.

Бүген мәчет комплексының проект-смета документациясен әзерләү буенча техник бирем эшләнә. Мәчеткә нигез ташы 20 майда салына, көзен төзелеш эшләре башланачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100