Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Америкадан һәм Гоадан кайткан 37 татарстанлы обсервациягә урнаштырылды
Обсерваторда урнаштырылган барлык кешедән дә Cоvid-19 коронавирусына анализ алганнар инде.
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Кичә Казан обсерваторына АКШ һәм Һиндстанның Гоа штатыннан кайткан Татарстанның 37 кешесе урнаштырылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Обсервациягә АКШтан кайткан 33 кеше һәм Гоадан кайткан 4 кеше урнаштырылды. Урнашу белән алардан Covid-19 инфекциясенә тестлар алынды», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Галимова шулай ук барлык татарстанлыларны Казанның бер кунакханәсендә урнаштырдылар, дип өстәде. Хәзер аларга ике атналык карантин кирәк булачак. Карантаин тәмамланганнан һәм яңа коронавируска икенче тискәре тест булганнан соң гына алар өйләренә китә алачак.
Элегрәк «Татар-информ» Уфага Идел буе федераль округында яшәүчеләр белән АКШтан рейс килүен хәбәр иткән иде. 126 кеше арасында татарстанлылар да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз