news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Әмәт станциясе янында поезд таптаган ир-ат һәлак булган

Казанда Әмәт станциясе янында поезд бер ир-атны бәрдергән, ул һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының Транспортта төбәкара тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига кичә булган, ир-ат җәяүлеләр хәрәкәте тыелган урында тимер юл аша чыгарга җыенган.

Россия Тикшерү комитетының Транспортта төбәкара тикшерү идарәсе тикшерү оештырды.

Тикшерүчеләр гражданнарга искәрткәнчә, күпчелек очракта, кешеләр имгәнүнең төп сәбәпләре – иминлек кагыйдәләрен белмәү һәм бозу, ашыгу һәм саксызлык, гаджетлар куллану, күперләр, тоннельләрдән файдаланырга теләмәү.

news_right_1
news_right_2
news_bot