news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәмәгать транспортында йөрүнең яңа кагыйдәләрен карыйлар

Казанда шәһәр җәмәгать транспортыннан файдалануның камилләштерелгән кагыйдәләрен кабул итәргә җыеналар. Хәзер эшләнгән документ коррупциягә каршы экспертиза уза. Аны кабул итүнең максаты булып, пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасын, хәрәкәт итә торган составларның иминлеген һәм саклануын арттыру тора.

Кагыйдәләр буенча, пассажирларны ике ишекле транспортта арткы ишектән керергә, ике ишектән дә чыгарга мәҗбүр итәләр. Өч ишекле транспорт чараларында утырту арткы һәм урта ишек аша, ә чыгу юлы барлык ишекләр аша үтәргә тиеш.

Алгы ишек аша мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган пассажирлар, йөкле хатын-кызлар, инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре генә керә ала.

Шулай ук пассажирларга салонга ризык алып керү, пассажирларны пычратырдай чиста булмаган кием-салымнан керү, автобуска исерек килеш керү, шулай ук хәрәкәт вакытында алкоголь эчү тыела. Шулай ук кешеләргә салонның алгы ишеге янында тору тыелган, чөнки бу шоферга пассажирларның керүен һәм чыгуын күзәтүне кыенлаштыра.

«Транспорттагы хокук бозулар өчен пассажир административ хокук бозулар турында ТР Кодексы нигезендә административ җаваплылык тота», - диелә документта.

Үз чиратында, транспорт чарасы йөртүчесе хәрәкәт расписаниесен төгәл тотарга һәм пунктлардагы барлык тукталышлар белән билгеле бер схемада маршрут буенча барырга, хәрәкәт тизлеген, дистанцияне һәм интервалны билгеләнгән тәртиптә, кискен тизлек һәм тормозлауларсыз үтәргә тиеш.

Шулай ук йөртүче пассажирларга мөрәҗәгать иткәндә әдәпле булырга, тукталышларны дөрес һәм ачык игълан итәргә һәм маршрутның теләсә нинди үзгәрешләре турында кисәтергә тиеш.

«Пассажирлар таләбе буенча» тукталышка килгәндә, әгәр пассажир кондукторга яки шоферга тукталыш кирәклеге турында алдан хәбәр итсә һәм тукталыш пунктында транспорт чарасының килүен көткән кешеләр булса, шофер тукталырга тиеш.

Шулай ук машина йөртүчеләргә салон ишекләре ябык булганда гына хәрәкәт итә башларга һәм контроль билетларны транспорт тулысынча туктаганда гына сатарга кушачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100