news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр артырга мөмкин

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр күтәрергә мөмкин. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты транспорт компанияләренә җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттырырга рөхсәт итә торган карар әзерләде.

Мондый тариф автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайларда йөрү өчен билгеләргә тәкъдим ителә. Хәзер пассажирлар 35 сум түли.

Карта белән түләгәндә 30 сум урынына 31сум алу тәкъдим ителә. Транспорт картасы буенча бер йөрү 27 сумга төшә, әмма документ бәясен 4 сумга күтәрергә мөмкинлек бирә.

Комитетның әлеге карары проект статусында һәм әлегә ул расланмаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot