news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөрүчеләр ярты елда 2 миллион сум штраф түләгән

Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен 2026 елның беренче яртыеллыгында 2 миллион сумга якын штраф салынган, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

«2026 елның беренче яртыеллыгында административ комиссия тарафыннан җәмәгать транспортында билетсыз йөрү фактлары буенча 1 252 материал каралды. Билгеләнгән штрафларның гомуми күләме 2 миллион сум тирәсе тәшкил итте», - дип белдерде Александр Земченко.

Казан Башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, шәһәр транспортында кондукторсыз системаны этаплап кертүгә бәйле рәвештә, пассажирларның җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен түләгәнме-юкмы икәнлеген контрольдә тоту көчәя.

Салонга кергәннән соң бер тукталыштан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Югыйсә, пассажир административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Беренче яртыеллыкта Казанның административ комиссияләре 136 мең административ материал караган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot