news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәмәгать транспортын йөртүчеләргә, тартуын ташлаган очракта, премия тапшырылачак

Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә җәмәгать транспортын йөртүче кайбер шоферларның маршрут буенча хәрәкәт иткәндә кабинада тәмәке тартулары турында пассажирлардан даими рәвештә шикаятьләр килүе хакында сөйләделәр.

Мондый видеолар социаль челтәрләрдә дә чыга. Казан шәһәренең транспорт комитеты рәисе атна саен юл хәрәкәте иминлеге комиссияләрен оештыра, аның барышында шундый шикаятьләрне карыйлар һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләрне җәзага тарталар.

Әлеге проблема актуаль булганлыктан, Казандагы бер автотранспорт предприятиесе тартуын ташлаган шоферларга акчалата премия түләргә карар кылган. Премияне ел нәтиҗәләре буенча тапшырачаклар.

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков искәрткәнчә, барлык шоферлар һәм кондукторлар белән пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы буенча шундый инструктажлар үткәрелә. Җәмәгать урынындагы кебек үк, автобуста да тәмәке тарту тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100