news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Алтынчәч” комплексы “Завод” һәм “Мәскәү” станцияләре арасында 100 метр юл узды

Февраль башында шушы ук юнәлештә тоннель казу эшләре башланачак

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Казанда “Алтынчәч” тоннель казу машинасы “Завод” һәм “Мәскәү” станцияләре арасында 100 метр җир узды. Февраль башында шушы ук юнәлештә тоннель казу эшләре башланачак. Бу эшкә “Айсылу” тоннель казу комплексы җәлеп ителәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Казметрострой” дәүләт унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
“Айсылу” җир асты грунтларының бер өлешен өскә “озата” башлагач, “Алтынчәч” җир астыннан 150 метр юл узачак. Сүз уңаеннан, метро төзүчеләр билгеләп үткәнчә, әлеге төзелеш тоннель казу технологиясен һәм тизлеген (минутына 25–30 миллиметр) төгәл саклауны таләп итә, чөнки якын көннәрдә трамвай, автомобиль юллары, тимер юл үткәргече, торак йортлар һәм башка мөһим шәһәр объектлары астыннан җир казырга туры киләчәк. Җир өстендә тирбәнеш сизелмәсен өчен бөтен чараларны күрергә кирәк.
Бу көннәрдә тоннельнең тирәнлеге даими үзгәреп тора. Тиздән ул иң югары ноктага – 20 метрга җитәчәк, технология шуны таләп итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot