news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Алтын Урда тарихына багышланган форумда татар тарихы барланачак

Тарихи чара татар дәүләтчелегенең төп этабы булган чорга кагыла. Шушы елларда халкыбыз татар этнонимы буларак формалаша.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Гөлназ Гыйлфанова). 26-28 июнь көнне Казанда VI Халыкара Алтын Урда форумы узачак. Әлеге җыен Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган чараларның иң әһәмиятлесе булып тора. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына тарихчы Илнур Миргалиев сөйләде.

  • Илнур Миргалиев – тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын Тикшеренү үзәге җитәкчесе.

Тарихчылар чарасында сүз 1269 елда узган Талас форумы хакында булачак. Нәкъ менә шушы җыенда Чыңгызхан империясе таркалуга нокта куела. Шунда ук ханның оныклары тарафыннан Алтын Урда бәйсезлеге игълан ителә.

"Бу мөһим тарихи вакыйга галимнәрне, әлеге чорны өйрәнүчеләрне генә кызыксындырмый. Чарага карата гади кешеләр дә шактый кызыксыну күрсәтте", - ди тарихчы.

Форумда Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай, Венгрия, Төркия, Тайвань, Финляндия, Болгария, Мисыр, Монголия, Япония, Шотландия, Украинадан 100дән артык галим катнашачак. Алар арасында Вадим Трепавлов, Марк Крамаровский, Роман Хаутала, Мария Иванич, Җәмил Мөхәммәтшин, Роман Почекаев, Андрей Беляков, ЧжаоЧжу-Чэн, Павел Петров һәм башкалар бар.

Форумга Америкада яшәүче танылган татар тарихчысы Юлай Шамилоглу да чакырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot