news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Алтын Урда мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла

Күргәзмәдә Россия һәм чит ил музейларының төрле коллекцияләреннән 600дән артык экспонат булачак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). 3 апрельдә «Эрмитаж-Казань» үзәгендә «Алтын Урда һәм Причерноморье. Чыңгыз империясе дәресләре» күргәзмәсе ачыла. Анда Монголия империясе мәдәнияте белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук Алтын Урда мәдәниятенә дә зур игътибар биреләчәк. Бу турыда үзәкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә монгол күчмәчеләренең җайдаклар һәм шәһәр мәдәнияте, бәйрәм савытлары, ювелир эшләнмәләр, киемнәрен күрергә мөмкин. Архитектура декорларына һәм төрки-монгол Көнчыгышының будда рәсем үрнәкләренә аерым урын бирелгән.

Экспозиция биш бүлектән тора: Чыңгызлыларның җайдак культурасы, Юань һәм Алтын Урда империясенең җайдак культурасы, Чыңгызлыларның шәһәр культурасы, Төньяк Причерноморье һәм Алтын Урда глобализациясе, Алтын Урданың Солхат-Крым шәһәре.

Күргәзмәдә Россия һәм чит ил музейларының төрле коллекцияләреннән 600дән артык экспонат берләштерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100