Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Алтын Урда һәм Казан ханлыгындагы хәрби эшләр турында китап тәкъдим ителә
3 сентябрьдә «Ногай» кунакханәсендә тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловның «Дела войны. Книга 2. Улус Джучи (Золотая Орда). Казанское ханство» китабы тәкъдим ителәчәк. Чараны «Миллиард.Татар»ның китап клубы Татарстан китап нәшрияты белән берлектә уздыра.
Очрашуда автор Казан татарларында утлы корал эшенең үсеше, татар һәм Мәскәү артиллериясенең аермалары, шулай ук утлы корал кулланылган хәрби тактика турында сөйләячәк. Тыңлаучылар Алтын Урданың утлы корал җитештерелгән дарыны кайчан куллана башлавын һәм Көнчыгыш коралының Европаныкыннан нәрсәсе белән аерылуын беләчәкләр.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Чарада төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча китап һәм башка басмаларны сатып алырга мөмкин булачак. Сылтама буенча теркәлү сорала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз