news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Алтын минбәр» кинофестивале вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Казанда «Алтын минбәр» XXII Казан халыкара кинофестивален әзерләү һәм үткәрү вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Казан Башкарма комитетының карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, 4 һәм 8 сентябрьдә 16 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Һади Такташ урамында Нурсолтан Назарбаев урамыннан Туфан Миңнуллин урамына кадәрге участокта ике юнәлештә хәрәкәт чикләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot