Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда алтын медаль алучы укучылар саны арткан
Кызыл аттестатны Татарстан башкаласының 593 чыгарылыш сыйныф укучысына тапшырачаклар.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Казанда медальгә дәгъва итүче чыгарылыш сыйныф укучылары саны, узган ел белән чагыштырганда, 8,5 процентка арткан. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов әйтте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бишлеләр генә булган аттестатны Татарстан башкаласының 593 чыгарылыш сыйныф укучысы алачак. Шулардан 322 укучыга республика медальләре тапшырылачак.
Медальне барлык фәннәрдән ярты еллык һәм еллык билгеләре “бишле” булган һәм бердәм дәүләт имтиханы буенча баллары 75тән дә түбән булмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырачаклар. “Отличник” аттестаты югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә.
- Быел бердәм дәләт имтиханын тапшыру өчен 11нче сыйныф укучыларының күпчелеге җәмгыять белемен (42,3 процент), физиканы (25,1 процент), биологияне (18,2 процент), химияне (14,5 процент) һәм тарихны (12,6 процент) сайлаган.
"Алдагы ел белән чагыштырганда, информатиканы сайлаучылар саны артты. Әлеге предметны өйрәнүгә кызыксыну информатизация өлкәсендәге һөнәрләргә ихтыяҗ булу белән бәйле”, — дип билгеләп үтте Һидиятов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз