news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда - “Алтын мөнбәр” кайтавазы”

19-29 ноябрьдә Казанның “Мир” кинотеатрында “V “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” узачак

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 19-29 ноябрьдә Казанның “Мир” кинотеатрында “V “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” узачак. Аның кысасында тамашачылар фестивальнең иң яхшы фильмнарын кабат карый алачак.
“Татаркино” дәүләт оешмасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Мөнбәр кайтавазы” 19 ноябрь көнне кичке 18 сәгать 30 минутта Рамил Төхфәтуллинның “Бөркетләр” фильмы белән башланып китә. Әлеге картинада төп рольләрне башкаручы Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев “Уен фильмында иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә “Алтын Мөнбәр” премиясенә лаек булды.
Программага килгәндә, 20 ноябрьдә 18 сәгать 20 минутта - Мисыр режиссеры Рами Имамның “Хассан и Маркос” фильмы; 21 ноябрьдә кичке 18 сәгать 10 минутта – Индонезиядә режиссер Ханунг Брамантйо куйган “Стихи любви” киносы; 22 ноябрьдә шул ук сәгатьтә Иорданиянең режиссер Амин Маталька төшергән “Капитан Абу Райед” фильмы; 27 ноябрьдә 17 сәгать 50 минутта – Татарстанда режиссер Марат Ганиев куйган “Тукай”; режиссер Сергей Цихановичның “Мы говорим по татарски” фильмнары; 28 ноябрьдә 17 сәгать 30 минутта - АКШ режиссеры Ридли Скотт төшергән “Совокупность лжи” киносы; 29 ноябрьдә шул ук сәгатьтә тагын бер тапкыр “Капитан Абу Райед” фильмы күрсәтеләчәк. Кинотеатрга керү түләүле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100