news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда “Алтын мөнбәр” I Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла

^Казанда “Алтын мөнбәр” I Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан башкаласының “Органик” кинотеатрында “Алтын мөнбәр” I Халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы була. Атна дәвамында Казан Россия һәм чит ил киностудияләренең ислам темасына багышланган 30га якын нәфис, документаль һәм мультипликацион фильмын карый алачак. Фестивальдә Россия киносы Казан һәм Уфа кинематографистлары, шулай ук башкала документалистлары эшләре белән тәкъдим ителәчәк. Фестивальгә йомгак ясау һәм җиңүчеләрен бүләкләү 10 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә булачак.

Танылган сценарист Рөстәм Ибраһимбеков җитәкләгән жюри “Нәфис (уен) кино”, “Документаль кино” һәм “Анимацион фильм” номинацияләрендә “Алтын”, “Көмеш” һәм “Бронза” мөнбәрләргә лаеклыларны билгеләячәк. Моннан тыш, “Иң яхшы ирләр роле”, “Иң яхшы хатын-кызлар роле” һәм “Иң яхшы режиссер эше” номинацияләре гамәлгә кертелгән. Жюри составында Мисыр, Сирия, Иран, Әзербайҗан, Казакъстаннан танылган кино тәнкыйтьчеләре, актерлар һәм режиссерлар бар. Фестивальдә катнашучыларны шулай ук Мәскәү кино тәнкыйтьчесе Кирилл Разлогов, Татарстаннан язучы Туфан Миңнуллин һәм Башкортстан вәкиле режиссер Рәис Ибраһимов хөкем итәчәк.

Төп призлардан тыш, махсус бүләкләр гамәлгә кертелгән – Татарстан Президенты призы, Россия Мөфтиләр шурасы призы, “Алтын мөнбәр”не гамәлгә кертүчеләрнең берсе – “Ислам дөньясы” телевидеокомпаниясеннән “Ислам чакыруы эшенә керткән өлеше өчен” призы. Тамашачылар мәхәббәте призы иясе анкета-сорашу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. "Алтын мөнбәр” эшен иң яхшы яктырткан журналист фестиваль иганәчесеннән бүләк алачак.

Кинофестивальне оештыручы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. “Алтын мөнбәр”не гамәлгә кертүчеләр – Россия Мөфтиләр шурасы һәм “Ислам дөньясы” телевидеокомпаниясе. Фестивальнең президенты – Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин.

news_right_1
news_right_2
news_bot