news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Алтын мөнбәр” фестивале ачылды

Мөселман киносын сөючеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләде

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы төстә “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Россия мөфтиләре Шурасы рәисе, фестивальнең президенты, мөфти Равил Гайнетдин, Казан хакимияте башлыгы Рафис Борһанов, артистлар һәм режиссерлар катнашты.
4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк фестиваль кысаларында Иран, Мисыр, Палестина, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Бөекбритания, Канада, АКШ, Франция, Һиндстан, Нидерланды, Россия, БДБ илләре, Польша, Чехия, Чили, Конго һәм Судан үз фильмнарын тәкъдим итәчәк. Быел конкурска 67 илдән 400гә якын фильм тәкъдим ителгән иде. Бәйгедә 36 кинофильм катнашу хокукын алды. Аларның 13е – тулы метражлы уен, 14е – вәсикави, 9ы – кыска метражлы картина. Конкурстан тыш халыкка 26 фильм күрсәтеләчәк. Аларны “Татарстан киносы көне”, “Кавказ киносы көне”, “Төркия киносы көне”, “Халыкаар панорама” кебек махсус кино программалары кысаларында тәкъдим итәчәкләр. Казанның кино сөючеләре Россия, Татарстан, АКШ, Израиль, Индонезия, Иран, Мисыр мөселман киноларын “Родина”дан тыш, берүк вакытта «Сувар», «Корстон», «Киномечта» кино комплексларында карый алачак.
“Алтын мөнбәр”не ачу тантанасында Мөфти Шәех Равил Гайнетдин фестивальнең зур популярлык казануын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Ислам дине - тынычлык һәм дуслык дине. Мөселман киносы үзара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. “Безнең фестиваль кешеләр арасында бер-берләренә хөрмәт, мәдәниятлар һәм цивилизацияләр арасында диалог коруга юнәлтелгән”, - диде ул. Мөселман киносын сөючеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләделәр. Зилә Вәлиева Казанның Төньяк Мәккә генә түгел, ә Шәрыкның Канны каласына әверелә баруын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында кунакларга ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламен җиткерде. Сәлам хатында әйтелгәнчә, “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге башка фестивальләр арасында үз урынын алуга иреште. Фестиваль фильмнары тынычлык һәм килешүгә, кешелеклелек сыйфатларына дан җырлый. Елдан-ел фестивальнең географиясе киңәя, чараның сыйфаты үзгәрә. Быел да “Алтын мөнбәр” бишенче мөселман киносы фестивалендә халык хозурына кызыклы фильмнар тәкъдим ителәчәк, диелә әлеге хатта. Фестиваль ачылышы белән республика халкын Федераль төбәк үсеше министры урынбасары Камил Исхаков та тәбрикләде. Ул РФ мәдәният министры Александр Авдеевның тәбрикләвен җиткерде. Башка кунаклар да “Алтын мөнбәр” фестиваленең данлыклы киләчәге булуын ассызыклап үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100