news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Алтын лира” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә әлмәтлеләр лаеклы урын алды

Шушы көннәрендә Казанда “Алтын лира” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды.

(Әлмәт, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Шушы көннәрендә Казанда “Алтын лира” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды,анда әлмәтлеләр дә катнашты, дип яза җирле басма.

Ул мәктәптән тыш республика үзәге һәм “РИТМ” Халыкара фестивальләр үзәге тарафыннан инде берничә ел рәттән уздырылып килә. Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Россиянең Чабаксар, Пермь, Түбән Новгород, шулай ук Витебск, Донецк, Дүшәнбе шәһәрләреннән килгән иҗат әһелләре биредә көч сынашты.

“Туган җир” номинациясендә Габдрахманның “Сәрбиназ” халык фольклор ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Айдар Газизуллин җитәкчелегендәге бу ансамбльнең (хореограф Рәзилә Хәкимова, аккомпаниатор Айнур Сәйфиев) тәүге җиңүләре генә түгел. Алар моңарчы да бик күп халыкара, илкүләм бәйгеләр җиңүчеләре дип танылды.

Әйтергә кирәк, “Алтын лира” фестиваленә һәвәскәрләр дә, шулай ук профессионаллар да – солистлар һәм иҗат коллективлары да чакырулы иде. Йөзләгән катнашучы арасыннан әлмәтлеләрнең җиңеп чыгуы нефтьчеләр төбәге өчен зур мәртәбә өсти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100