news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Алтын битлек» спектакльләрен күрсәтергә планлаштыралар

Спектакльләр сентябрьгә билгеләнгән.

Казанда «Алтын битлек» спектакльләрен күрсәтергә планлаштыралар
Михаил Захаров

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда сентябрьдә Россиянең «Алтын битлек» төп театр премиясенә дәгъва иткән спектакльләр күрсәтелергә мөмкин. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

«Хәзер „Алтын битлек“ премиясенә дәгъва итә торган спектакльләрне сентябрьдә күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә. Әгәр дә без ачыла алсак, Казанда планлаштырылган спектакльләрне кыскартылган форматта булса да күрсәтербез», — диде Ирада Әюпова.

Пандемия чорында Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан планлаштырылган барлык фестивальләр дә диярлек туктатылган иде. Мисал өчен, быел Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале үткәрелмәячәк.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot