news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы була

2 июньдә Мәскәүдә «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең XXXI фестиваль-конкурсы тәмамланды. Хәзер Россиянең театраль игътибары Казанга юнәлтелгән: нәкъ менә монда 26 июньдә 2023-2024 еллар сезоны өчен премия тапшыру тантанасы узачак. Бүләкләү Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында була.

25 июньдә Казанда күргәзмәләр, лекцияләр һәм мастер-класслар белән «Алтын битлек» көне узачак.

Ул арада Калининградтан Владивостокка кадәр иң яхшы спектакльләрне колачлаган сезонның фестиваль программасы рәсми тәмамланды. Афишага барлыгы 44 спектакль кергән, шуларның 31е Мәскәүдә күрсәтелгән.

«Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә спектакльләргә кызыксыну зур иде. Бүгенге көнгә фестиваль афишасына кергән спектакльләрне 27 меңнән артык кеше караган инде. Ләкин бу әле ахыргы статистика түгел, исәпләүләр бара. Заллар кимендә 90 процентка тулган. Фестиваль күрсәткәнчә, тамашачылар Россия театр дөньясында ниләр барганын күрергә тели. Спектакль-номинант исеме аларның игътибарын җәлеп итә», - дип билгеләп үтте «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале Президенты Владимир Машков.

Узган фестиваль 2023-2024 еллар конкурс циклының йомгаклау этабы булды. Анда спектакльләр катнашты, аларның премьералары 2023 елның 1 августыннан 2024 елның 31 июленә кадәр булды. Конкурска илнең 86 төбәгеннән 170 шәһәрдән барлыгы 734 гаризаа кергән, шуларның 567се модерация узган һәм катнашуга кертелгән. Номинантларның тулы исемлеге белән премиянең сайтында танышырга була.

Киләсе сезонга (2024-2025) гаризалар кабул ителә башлады һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризаны «Алтын битлек» рәсми сайты аша бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot