news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы башланды

Казанда «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы башланды.Тантананы Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Машков ачып җибәрде.

«Сезне Казанда сәламлим. Унышлар телим. ХХХI «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасының Казанда узуына бик шатмын. Хуш килдегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Машков үз чыгышында илне сакчлаучыларга рәхмәт әйтте. «Безгә үз эшебезне башкарырга мөмкинлек бирәләр», – диде ул. Тамаша залындагылар аягөсте басып аның сүзләрен куәтләде.

«Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы Камал театрынын яна бинасында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot