news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда алты яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

Юл-транспорт һәлакәте Лукин урамындагы 11б йорты каршында килеп чыккан.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Полицейскийлар алты яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзли, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Кичә Лукин урамындагы 11б йорты ишегалдыннан чыгып барганда, билгесез автомобиль алты яшьлек кызны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, кыз тезен имгәткән, ә машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качып киткән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе бу авариянең шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итүләрен сорый.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot