news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Алтай курчак театры гастрольләре башланды

Гастрольләр 6 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Сказка” Алтай дәүләт курчак театры Казан гастрольләрен “Денискины рассказы” спектакле белән ачып җибәрде. Кунакларны тамашачыга Татарстан мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге мөдире урынбасары Рәшит Фәтхуллин, “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова һәм театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров тәкъдим итте.

Роза Яппарова бу гастрольләрнең алмаш булачагын, көзгә үзләренең Барнаулга гастрольләргә җыенуларын хәбәр итте. “Алмаш гастрольләр программасы бик уңайлы. Кайсыгыз әле Барнаулга барып, Алтай курчак театрын карый алыр иде?! Ә алар үзләре безгә килделәр. Без бу проект аша Омск, Магнитогорск курчак театры спектакльләрен карый алдык”, - диде ул.

Алтай дәүләт курчак театры директоры Надежда Васильева балаларны җәйге каникулларга Алтай якларына чакырды, Алтайның гүзәл табигате белән кызыктырды.

Казан мәктәпләреннән килгән балалар аншлаг белән Виктор Драгунский хикәяләре буенча куелган спектакльне карадылар.

“Денискины рассказы” – башлангыч класс укучыларының иң яраткан китапларының берсе. Балалар артистлар авызыннан яңгыраган һәр репликаны тотып алып, таныш текстларны яратып кабул иттеләр.

Театр директоры Надежда Васильева “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, үзләре өчен яңа курчак театры бинасы салына башлавын хәбәр итте. Шунлыктан Казандагы яңа курчак театры бинасын күрергә бик ашкынып килүләрен әйтте.

Курчак театры Казанга өч спектакль алып килде. Болар – “Денискины рассказы”, “Серебряное копытце”, “Маша и медведь”. Спектакльләр 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot