news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Алтай курчак театры гастрольләре башлана

Гастрольләр 3 майда «Денискины рассказы» спектакле белән 11 сәгатьтә ачыла.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). «Әкият» татар дәүләт курчак театры белән «Сказка» Алтай дәүләт курчак театры гастрольләр алмаша. 3 – 6 май көннәрендә Казанда Алтай театры гастрольләре үтә. Бу хакта Татар дәүләт курчак театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Барнаул шәһәрендә урнашкан курчак театры Казанга өч спектакль алып килә. Болар – В.Драгунский хикәяләре буенча «Денискины рассказы» курчак спектакле; «Маша и Медведь» һәм «Серебряное копытце» әкиятләре. Гастрольләр 3 майда «Денискины рассказы» спектакле белән 11 сәгатьтә ачыла.

«Сказка» Алтай дәүләт курчак театры яңа сезонда Татар дәүләт курчак театрының Барнаулга киләчәген хәбәр итә. Тастрольләр 31 октябрь – 4 ноябрьгә планлаштырылган, «Әкият» курчак театры «Өч кыз», «Хаврошечка» һәм «Цветик-семицветик» әкиятләрен алып килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100