news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Альпарида эшләгән 21 яшьлек сатучыны ничек үтерүләре билгеле булды

Җинаятьче ир-атны алдагы көнне әнисе махсус интернаттан алып кайткан булган

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 26 августта Чуйков урамындагы Альпари кибетендә сатучы булып эшләгән 21 яшьлек кызга пычак белән кадаган 30 яшьлек ир-ат бу җинаятьне эшләр алдыннан махсус интернатта дәвалау узган булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Искәртеп үтик: җомга 26 августта ир-ат Чуйков урамында Альпари кибетенә кергән һәм 21 яшьлек сатучы кызга пычак белән кадаган. Сатучы алган тән җәрәхәтеннән үлгән. Тикшерү комитеты "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Ачыкланганча, ир-атның туган көнен бәйрәм итү өчен әнисе аны махсус интернаттан алып кайткан. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат кибеткә кырыну өчен крем алырга кергән, әмма акчасы булмаган.

Кыска вакыт эчендә ул берничә тапкыр кибеткә кереп чыккан. Сатучылар ярдәм кирәкмиме дип кызыксынганнар. Шул вакытта ир-ат пычак белән сатучы кызга кадаган.

Хәзер ир-ат кулга алынган. Якын арада аңа карата психолог-психиатр экспертизасы билгеләнәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эшен гаепләү яки мәҗбүри дәвалау турындагы карар белән судка җибәрү турында карар кабул ителәчәк.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

news_right_1
news_right_2
news_bot