Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Алмаз Хәмидуллин “Ел укытучысы” җиңүчесе булды
Шәһәр бәйгесе җиңүчесе 2нче лицей-интернатта математика фәнен укыта.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан башкаласында «Казан шәһәре ел укытучысы - 2017» шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Казан шәһәре Мәскәү районы 2нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин табылды. Педагог Казанны республика “Ел укытучысы” бәйгесендә тәкъдим итәчәк.
Алмаз Хәмидуллин бәйге сынауларын ярты ел дәвамында үтүен һәм уңышка ышанычы булуын җиткерде. Алмазның педагоглык стажы алты ел. Элек ул математика укытучысы булып Түбән Кама мәктәбендә эшләгән, агымдагы уку елында Казанга күченеп килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз