Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Алмаш» гаилә җыены гөрләп узды
2 июньдә «Туган авылым» ресторанында «Алмаш» гаилә җыены узды. Чараны Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе икенче мәртәбә үткәрде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә, популярлаштырырга теләүчеләрне берләштерүче бу җыенда төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган аудитория өчен татар телендә кызыклы активлыклар әзерләнгән иде.
Чара дәвамында татар проектларына багышланган күргәзмә эшләде, «Үз телем» конкурслар бәйгесендә җиңү яулап, грант ярдәмендә идеяләрен гамәлгә ашырган китап авторларының, Татарстан китап нәшриятының китап-журналларын сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Килгән кунакларны татар халык әкияте геройлары – Кәҗә белән Сарык каршы алып торды. Балалар өчен аквагрим ясау мәйданчыгы да бар иде. Бәйрәмне Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың җырлы-моңлы гаиләсе ачып җибәрде. Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова,«Туган авылым» комплексы җитәкчесе һәм «Туган батыр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Радик Абдрахманов килгән кунакларны сәламләде.
«Без бергә булганда гына көчле. Шуңа күрә бердәм булып, аралашып яшәсәк, бер-беребезне үстерсәк, тәҗрибә белән бүлешсәк иде. Максатыбыз – «Алмаш»ны һәр районда үткәреп чыгу. Бүген безне үз канаты астына алган Радик Мөхәрләмовичка зур рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде Сәгыйтова.
Чара дәвамында балалар һәм әти-әниләр өчен төрле юнәлештәге остаханәләр оештырылган иде. Мәсәлән, психолог, «Татарча комикслар» кураторы, «Үз телем» проекты җиңүчесе Регина Гаязова комикс ясау буенча терапевтик остаханә үткәрде. Микробиолог, «Сәлам, микроб» китабы авторы, «Үз телем» проекты җиңүчесе Гөлнур Фәхруллина интерактив остаханә үткәрде. Остаханәләрдә теләге булган һәркем катнаша алды.
16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Үз телем» конкурсында грант откан Фаил Баязитов «Квизмафия» («Әрсезквиз») уенын үткәрде. Психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева әти-әниләр өчен «Альфалар һәм зумерлар: кемнәр алар?» дигән темага татар телендә кызыклы лекция укыды. Yesnauka лабораториясеннән фәнни шоу да оештырылды.
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте
Гаилә җыены «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектыннан мастер-класс һәм татар басмалары, шул исәптән «Туган батыр» әкияте китаплары, «Алмаш» рюкзагы, су шешәсе, шоппер һәм башка истәлекле бүләкләр уйнату белән тәмамланды. Иң ахырдан йолдызлы кунак, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев үзенең танылган җырларын башкарды. Бәйрәмнән һәр кеше күтәренке кәеф белән кайтып китте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз