Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Алмаш» гаилә җыены була
2 июньдә 16.00-19.00 сәгатьтә «Туган авылым» комплексында «Алмаш» гаилә җыены узачак. Әлеге чара Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрелә. Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыен төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган аудиториягә татар телендә кызыклы активлыклар әзерли.
Чара дәвамында балалар һәм өлкәннәр өчен остаханәләр, квиз форматында уен, психологтан лекция, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» биюләре булачак. Программасы белән Вконтактедагы төркемдә танышырга мөмкин. Шунда ук аерым остаханәләргә регистрация дә узып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз