news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда алкоголь продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозу очраклары ачыкланган

Татарстан башкаласында биш җәмәгать туклану урыннарында рейдлар узды

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан полиция хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр сатучы биш җәмәгать туклану урыннарында хокук бозу очракларын ачыкланган, дип хәбәр итә РФ ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнарында алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге закон үтәлешен тикшерүгә юнәлдерелгән рейдлар узды.
Участок полициясе хезмәте һәм шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре Лукин урамында махсус җиһазланмаган сәүдә павильонында сыра сату фактын ачыклаган. Федераль закон буенча мондый шартларда ирекле сату тыела. Сатучыга карата беркетмә төзелгән.
Шулай ук Киров һәм Совет районнарында урнашкан нокталарда да андый хокук бозу очраклары ачыкланган. Бар һәм кибет хезмәткәрләре тиешсез вакытта шул ук продукцияне саткан.
Мәскәү районында Россия ЭЭМ ның Казан буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге белән участок полициясе хезмәткәрләре махсус рөхсәттән башка шәраб-аракы сату фактларын ачыклаган. Бу сәүдә ноктасына карата беркетмә төзелгән.
Шулай ук Адоратский урамы һәм Чуйков урамнарында урнашкан барлар хуҗаларына карата алкоголь продукциясенә лицензияләре булмаган килеш эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган өчен беркетмә төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100