Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае нигезендә “Юнармия” йорты барлыкка киләчәк
Юнармия отрядлары Татарстанның һәр мәктәбендә генә түгел, һәр класста булуы күздә тотыла.
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казанда Абдулла Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сарае нигезендә “Юнармия” йорты барлыкка киләчәк. Бу хакта кичә Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсенең штаб начальнигы Александр Бородин хәбәр итте.
“Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Казанда Абдулла Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сарае нигезендә “Юнармия” йорты барлыкка килүе турында таныклык бирде. Яшь-җилкенчәк биредә шушы хәрәкәт кысаларында төрле эшләр белән шөгыльләнәчәк”, - диде Александр Бородин.
Ул бу елга Юнармия отрядларын Татарстанның һәр мәктәбендә генә түгел, һәр класста барлыкка килүе бурычы куелуын әйтте. “Юнармеецлар – сигез яшьтән алып 17 яшькәчә яшь-җилкенчәк. Республиканың һәр муниципаль районында 49 җирле штаб барлыкка килгән. Кагыйдә буларак, әлеге штабларның җитәкчеләре булып укытучылар тора.
Пионерлар һәм октябрятлар вакыты узса да, хәзер болар барысы да яңадан торгызыла. Балалар юнармеецлар булырга һәм бу хәрәкәткә керергә тели”, - диде ул.
“Республика мәктәпләрендә әлеге хәрәкәт гомуммилли булса, әйбәт булыр иде”, - дип кушылды Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина.
Узган ел Татарстан юнармеецлары “Юнармия”нең төбәк бүлекләренең гомумроссия рейтингында икенче урын һәм Идел буе федераль округы буенча беренче урын яуладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз