news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә реставрация башланды

Казанда элек Пионерлар һәм укучылар сарае буларак билгеле булган А. Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә реставрация бара.

Татарстанның мәдәни объектларны саклау буенча комитеты хәбәр иткәнчә, үзәкнең нигезен, түбәсен ныгыталар, тирә-ягын төзекләндерәләр, инженерия коммуникацияләрен яңарталар. Төзекләндергәннән соң үзәк территориясендә матур мәйданчыклар һәм тамашалар өчен сәхнә барлыкка киләчәк, диелә.

«Эшләр республика бюджетыннан финанслана. Реставрацияләнгән үзәк яшьләрнең талантын ачу өчен яхшы мәйданчык булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә: «Сезнең энергия, талант һәм кыю идеяләрегез безне илне алга алып бара», – диелә комитет хәбәрендә.

Искәртеп үтик, А. Алиш исемендәге иҗат үзәгенә 2026 елда 65 ел тула. Аны 1956 елда архитекторлар Павел Саначин һәм Георгий Солдатов проекты буенча төзи башлыйлар. 1961 елда объект тулысынча төзелеп бетә.

Бинаның гомуми мәйданы 4,8 мең квадрат метр. Анда 50дән артык бүлмә, актлар залы, бал, хореография һәм спорт заллары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot