news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Алинә Заһитова мәктәбен төзеп бетерү вакыты билгеләнде

Казанда Алинә Заһитова мәктәбен төзеп бетерү вакыты билгеләнде
© "Татар-информ"

Казанда олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе төзелеше киләсе елның җәенә тәмамланачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фигуралы шуу мәктәбен ачу турындагы килешүгә Алинә Заһитованың Петербург халыкара икътисади форумы вакытында Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашуында ирешелде.

«Бездә тиз төзелә, алты-җиде ай эчендә тәмамланырга тиеш. Урын билгеләнгән. Барысы да республиканың финанс мөмкинлекләренә бәйле. Бу методик үзәк булсын, йолдызлар Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә барлыкка килсен иде», - диде Шәйхетдинов.

Алинә Заһитова – Россия фигуристкасы, ул хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча олимпия чемпионы (2018), Европа (2018) һәм дөнья (2019) чемпионнары титулына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot