news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу мәктәбе ачылачак

Казанда Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу мәктәбе ачылачак
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова исемендәге спорт мәктәбе ачылачак. Бу хакта Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форум кысаларында узучы Татарстан көнендә ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Без Алина Заһитова белән берничә проектны гамәлгә ашырабыз, шул исәптән шундый революцион проектларның берсе – киләсе елда Казанда аның исеме белән аталган мәктәп ачарга планлаштырабыз», – диде министр.

Алинә Заһитова бу идеяне гамәлгә ашырганнары өчен Татарстан хакимиятенә рәхмәтен белдерде.

«Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсем килә, алар минем инициативаны хупладылар. Бу минем хәзерге вакытта иң мөһим миссиям дип саныйм», – диде Алинә Заһитова.

news_right_1
news_right_2
news_bot