news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Алексей Толстойның 200 еллыгына багышланган чаралар уздырыла

Татарстанның Милли китапханәсендә рус әдибенә багышланган күргәзмә ачылды.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Алексей Толстойның (1817–1875) тууына 200 ел тулуга багышлап, «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…» исемле күргәзмә оештырылды. Бу хакта Милли музей хезмәткәрләре хәбәр итә.
 
Милли китапханәгә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар, туристлар өчен махсус Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Алексей Толстойга 200 ел тулу уңаеннан, «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…» исемле күргәзмә эшли башлады.
 
Алексей Константинович Толстой – рус әдәбияты классигы, XIX йөзнең икенче яртысындагы иң танылган шагыйрьләрнең берсе, бик яхшы драматург, тәрҗемәче, гаҗәеп матур мәхәббәт лирикасын тудыручы, әле бүген дә күпләргә үрнәк булырлык сатирик шагыйрь дә. Аның исеме безгә мәктәптә уку елларыннан ук таныш.
 
Күргәзмәдә А.Толстойның шигъри, драматургия һәм проза китаплары, әсәрләренең библиографик күрсәткече һәм башкалар тәкъдим ителә. Экспозиция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан Кремль урамы 33 нче йорт) Зур уку залында 2017 елның 1 октябренә кадәр эшләячәк, дип яза китапханәнең рәсми сайты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100