news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Александр Иншаковның күргәзмәсе ачыла
19 гыйнварда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Александр Иншаковның “Идел буе ярларында” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). 19 гыйнварда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Александр Иншаковның “Идел буе ярларында” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла.
Александр Иншаков 1947 елда Казанда туа. Казан сәнгать училищесын һәм Чуашстан дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. 1972 елдан бөтенроссия һәм чит ил күргәзмәләрендә актив катнаша. 1980 елдан Казанның 2-нче балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшли.
Александр Иншаков Казан халкына үзенең табигать күренешләре сурәтләнгән картиналары белән яхшы таныш. Бүген рәссам акварель белән эшли, әмма халыкка үз картиналарын тәүге тапкыр тәкъдим итә.
Күргәзмәдә авторның соңгы елларда иҗат ителгән 80 хезмәте күрсәтелә. Алар арасында Казан, Идел елгасы белән бәйле булган портретлар, натюрмортлар, табигать күренешләре бар. Барлык рәсемнәрендә туган якка мәхәббәт хисе ачык чагылыш таба. Экспозиция 15 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2