Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда алдагы төн сентябрь башыннан иң салкын төн булачак
25нән 26 сентябрьгә каршы төн Казанда сентябрьдәге иң салкын төн булачак. Бу хакта «Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Казанда иң салкын төннәр 13 һәм 14 сентябрьдә булды. Ул вакытта төнлә температура +5 градуска кадәр төшкән иде. Хәтта үткән төн, 24 сентябрьдән 25енә кадәр, ТР башкаласында җылырак булды: температура +6 градуска кадәр төште. Әмма якынлашып килүче төн, мөгаен, иң салкыны булыр», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, Татарстанда 30 сентябрьгә кадәр салкын һава торышы урнашачак.
«Республикада сентябрь ахырына кадәр төнлә температура +1...+6 градус дәрәҗәсендә, көндез якынча +10 градус булачак», - дип йомгаклады Шувалов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз