news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда алдагы өч сәгатьтә давыллы җил көтелә

Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәчәк.

Казанда алдагы өч сәгатьтә давыллы җил көтелә
Рамиль Гали

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч сәгатьтә Казанда җил-давыл көтелү турында кисәтү таратты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан башкаласында алдагы өч сәгатьтә давыллы көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәргә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт вакытында бик сак булырга, ерак араларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Һава шартлары бозылганда, җәяүлеләргә урамдагы реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot