news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Альбина Шаһиморатованың опера үзәге ачылган

Үзәкне ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән.

Казанда Альбина Шаһиморатованың опера үзәге ачылган
скриншот поста instagram.com

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова Казанда опера үзәге ачкан. Бу хакта Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе, дирижер Александр Сладковский үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.

«Бүген без тарихи вакыйгада катнашабыз — Казанда Альбина Шаһиморатованың опера үзәген ачабыз. Зур театрның Яшьләр программасы, Мария театрының яшь опера җырчылары академиясе белән беррәттән, Казанда яшь опера җырчылары өчен шундый мөмкинчелек булдырылуы белән бик горурланабыз», — дип язган ул.

Фотолардан күренгәнчә, опера үзәген ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сегодня являемся участниками исторического события - открываем оперный центр Альбины Шагимуратовой в Казани и очень гордимся тем, что, наряду с Молодежной программой Большого театра, Академией молодых оперных певцов Мариинского театра, у нас в Казани открывается такая возможность для молодых оперных певцов. #гсорт #АлександрСладковский #54сезон #дирижер #оркестр #AlexanderSladkovsky #Sladkovsky #conductor #Сладковский #классика #classic #музыка #music #АльбинаШагимуратова #ОперныйЦентр

Публикация от Александр Сладковский (@alexandersladkovsky)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100