news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Альбина Шаһиморатова әтисенең концерты була

Һәвәскәр композитор Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концерт С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 18 ноябрь көнне 18:30 минутта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова әтисе, һәвәскәр композитор Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концерт булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Әнвәр Шаһиморатов хәбәр итте.
 
Әнвәр Шаһиморатов һөнәре буенча юрист, хокук фәннәре кандидаты. Заманында Ташкент музыка училищесын тәмамлаган, үзешчән сәнгатьтә катнашкан, көйләрне дә шул елларда иҗат итә башлаган. Ташкент дәүләт университетына укырга кергәч, музыкаль эшчәнлегеннән аерылып тора. Казанга килеп, кызы Альбина музыка училищесында укый башлагач, кабат яңа җырлар иҗат итә башлый.
 
С.Сәйдәшев, С.Садыйкова, Р.Яхин иҗатыннан илһам алып яшәүче Әнвәр ага үз моңын тапкан композитор. Кеше язмышын, аның кичерешләрен чагылдырган көйләре аша үз йөрәк җылысын башкаларга өләшә. Композиторның Г.Зәйнәшева, Ф.Сафин, Ш.Җиһангирова һ.б. әсәрләренә иҗат ителгән җырларын тамашачы яратып тыңлый. Шаһиморатовның беренче әсәрләрен Гөлзада Сафиуллина, Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигиев башкарды.
 
Концертта Альбина Шаһиморатова, Мөнир Якупов, Рөстәм Закиров,Эльза һәм Артур Исламовлар, Алинә Шәрипҗанова, Римма Ибраһимова һ.б. катнаша. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100