news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр

Казанда «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр.

Әлеге китап Татарстан Республикасы Алабуга һәм Менделеевск районы территорияләрендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган гарәп язулы ташъязма истәлекләрне фәнни әйләнешкә кертүгә багышланган.

Китапта гарәп язулы ташъязма истәлекнең, ягъни борынгы кабер ташларының, фотолары, оригинал текстлары һәм хәзерге телгә тәрҗемәләре тәкъдим ителә. Әлеге хезмәт тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүчеләргә, галимнәргә, туган як тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучыларга адресланган.

Китапның авторлары – эпиграфика, тарихи-мәдәни мирас һәм татар язма истәлекләрен өйрәнү өлкәсендә танылган белгечләр Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев.

Хезмәт моннан 20 ел элек үткәрелгән фәнни экспедицияләр материаллары буенча язылган һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы ярдәме белән бастырылган.

Эш барышында авторлар Алабуга районының 10 торак пунктындагы 428, Менделеев районының 13 торак пунктында 172 гарәп язулы ташъязма истәлекне өйрәнгән.

«Шунысы мөһим, без өйрәнгән төбәкләр арасында Алабуга районы, татар авыллары исәбе буенча башкалардан калышса да, ташъязма истәлекләрнең саны ягыннан алдынгы урыннарның берсендә тора», – дип искәртте Ирек Һадиев.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

news_right_1
news_right_2
news_bot