Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ала-Дим базары янында йөк машинасы тротуардагы кешеләрне бәрдергән
Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда базар янында йөк машинасы тротуарга чыгып, кешеләрне бәрдергән. Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, һәлакәт бүген көндез Ломжа урамында Ала-Дим базары янында булган.
Казанның ЮХИДИ идарәсендә авария турындагы мәгълүматны расладылар.
«Һәлакәт көндез сәгать дүртләрдә булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә берничә кеше зыян күргән», – дип сөйләделәр Казанның Дәүләт автоинспекциясендә.
Кадрларда йөк машинасының юл кырыеннан тротуарга кереп китүе күренә. Аның кырыенда сәүдә рәтләре, анда исә кешеләр эшли.
«Татар-информ» чыганагы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше тән җәрәхәте алган. Урында табиблар һәм полиция хезмәткәрләре эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз